Бөтенроссия тынлык минутына кушылырга чакырабыз

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген, 22 июньдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу йөзеннән бөтен ил тынлыкка күмеләчәк.

Тынлык минуты сәг.12.15тә (Мәскәү вакыты буенча) башланачак – 1941 елда Германия гаскәрләренең СССР территориясенә керүе турында халыкка нәкъ шушы вакытта игълан ителгән.

Һәлак булучылар истәлегенә теле- һәм радиотапшырулар, аэропортлар, тимер юл һәм автовокзаллар, оешмалар һәм кибетләр эшчәнлеге туктатылып торачак. Бу вакытта рульдә булучылардан, юл читенә туктап, машина двигателен сүндерү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International