Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында "ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сферасында цифрлы үзгәртү чараларын үтәү нәтиҗәләре һәм бурычлары" дип исемләнгән беренче коллегия үтте. Биредә ТР цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкат Миңнеханов, Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Штейников һәм "Росреестр Федераль кадастр палатасы" ФДБУ директоры киңәшчесе Дмитрий Ферапонтов катнашты.
2021 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры карары белән “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры итеп Усманов Айрат Нәгыйм улы билгеләнде.
Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан һәм Киров өлкәсе чиген билгеләү сораулары буенча эш төркеме утырышын үткәрде.
25 ноябрьдә "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ вәкилләре, Татарстан делегациясе составында, Түбән Новгородта эшлекле очрашуда катнашты.
23 ноябрьдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасындагы чикне билгеләү буенча эшлекле киңәшмә үтте.
29 ноябрьдә "ТР сатып алуларны үстерү үзәге" ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты белән бергәлектә бушлай семинар үткәрә.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләре буенча хисап тотты.
“Төзелеп килүче Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле машина юлы” М-12 объекты төзелеше кысаларында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Апас муниципаль районнары территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә ачык сервитутлар билгеләү соравы буенча киңәшмә үтте.
2021 елның 17 ноябрендә Дәүләт Думасына “Геодезия, картография, пространство белешмәләре законына һәм РФ аерым закон чыгару актларына төзәтмәләр кертү турындагы” Федераль законына һәм “РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы" хөкүмәт закон проекты кертелде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия Республикалары арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә ярдәмендә очрашуда Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиллзре дә катнашты.