ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урман фондын булдыру турында сөйләшүләр узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген республика урман фондын булдыруның юл картасын төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Аны урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкләде. Сөйләшүдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне ачканда, Илгизәр Зарипов республика урман фонды булдыру кирәклеген ассызыклады. “Әлеге йөкләмә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан бирелде. Урман фондыгна кермәгән бөтен урманнарны да санарга кирәк, - диде ул. – Төрле чыганакларга караганда, Татарстанда аный урманнар 90-150 мең гектар мәйданда урнашкан”.

Очрашуда шулай ук урман фондына кертелмәгән саклагыч үсемлекләр чикләрен билгеләү өчен ортофотопланнарны цифрлаштыру, андый урманнарның кадастр чикләрен билгеләү, республика урман фондын булдыру буенча норматив-хокукый эшләр үткәрү сораулары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International