Генплан төзү һәм торак пунктлар чикләрен билгеләү кирәклеге турындагы закон проекты турында сөйләшүләр узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген Zoom-конференция режимында җирлекләрнең генераль планнарын төзү һәм торак пунктлар чикләрен билгеләү кирәклеге булмау турында карар кылу мөмкинлеге өлешендә 1099901-7 номерлы “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законы проекты матдәсен куллану соравы буенча киңәшмә үтте. Әлеге мәсьәлә Татарстанның  Әлмәт муниципаль районында территориаль планлаштыру схемасы нигезендә каралды.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев җитәкчелегендә узган әлеге киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” җитәкчелеге, шулай ук Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белән җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге Комитеты вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International