2021 елның 6 декабрендә 408 номерлы "РФ аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турында "Федераль закон буенча, РФ Шәһәр төзелеше кодексында төзүчеләр өчен капиталь төзелеш объектын куллануга кертү турындагы гариза нигезендә күчемсез милекнең дәүләт кадастр хисабын һәм күчемсез милеккә хокукны теркәү бердәм процедураларын үтү карала.
Шулай Шәһәр төзелеше кодексына генераль план ясауны кирәк дип тапмаган җирлекләр составында урнашкан торак пункт чикләрен билгеләү процессына да үзгәрешләр кертелде.
РФ Җир кодексының 84нче матдәсенә Шәһәр төзелеше кодексында торак пунктлар чикләрен билгеләү һәм үзгәртү сорауларын күзаллаучы үзгәрешләр кертелде.