Пространство белешмәләре фондыннан мәгълүмат алу тәртибе

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

“ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ геодезия һәм картография эшләре нәтиҗәсендә алынган материалларны (пространство белешмәләрен) җыю һәм саклау белән шөгыльләнә. Аннан тыш, фонд кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына үзендә сакланган пространство белешмәләрен тапшыру мөмкинлеген булдырды.

Әлеге материалларны алыр өчен сылтама https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm буенча гариза тутырырга кирәк.

Гариза тутыручы һәм түләүче исемнәре туры килмәгән очракта, Фонд хезмәткәрләре гариза бирүчене идентификацияләүче документ һәм түләүчедән түләү квитанциясе сорарга мөмкин. Түләүче дә, гариза бирүче дә бер үк зат булган очракта, өстәмә документлар соралмый.

Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресы яисә (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча кабул ителә. Турыдан-туры фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81Б, 4 кат.

Шулай ук “ТР ПБФ” учреждениесенең рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегендә Фондка кертелгән материаллар исемлеге белән танышырга мөмкин.  Фонд хезмәткәрләре тарафыннан махсус белешмәләр статистикасы алып барыла һәм, өстәмә белешмәләр кирәклеге ачыкланганда, аларны эзләү һәм фондка кертү эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International