ТР Пространство белешмәләре фондының яңа директоры билгеләнде

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

2021 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры карары белән “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры итеп Усманов Айрат Нәгыйм улы билгеләнде.

Айрат Нәгыйм улы 1971 елның 10 февралендә Казанда туган. 1996 елда "Бухгалтерия хисабы һәм аудит" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1988 елда Казанның компрессор заводында башлап җибәрә. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, эшчәнлеген Татарстан оешмаларында дәвам итә. 2005 – 2010 елларда Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында баш белгеч, бүлек җитәкчесе вазифаларын үти.

2010 елда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында идарә җитәкчесе булып эшли башлый, 2016 елда шунда ук министр урынбасары итеп билгеләнә.

Өйләнгән, өч баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International