ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы пленар утырышта I укылышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составындагы авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре турындагы белешмәләрне бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертергә тәкъдим ителә торган закон проектын кабул итте.

Пространство белешмәләре фонды белгечләре нефть чыгару объектларын җитештерүнең төп аспектлары һәм аларның төр үзенчәлекләре белән таныштылар.


14
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

ТР пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм Фонд коллективы сайлауларда катнашты. Сайлау участогына директор гаиләсе белән килгән иде. 

 


13
сентябрь, 2025 ел
шимбә

14 сентябрьдә, Татарстан рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга # ВсейСемьейНаВыборы фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин.


11
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Зеленодольск районында «Бердәм килешү кабинеты» эшчәнлегенә багышланган икенче зона киңәшмәсе узды.

"Татарстанда иң кыска исемле авыл — Ык. ТР географик объектлары исемнәре каталогыннан күренгәнчә ул республиканың Ютазы районында урнашкан. Шулай ук республикабызда исемнәре өч хәрефтән торган тагын 10 авыл җирлеге бар, — дип хәбәр итә «Татар-информ», ТР пространство белешмәләре фонды тарафыннан эшләнгән каталогка сылтама ясап.

Материал белән «Татар-информ» сайтында танышырга мөмкин.

 

Фото авторы: Фәрваз Каюмова.

(Материалдагы фото бары тик иллюстрация сыйфатында гына кулланыла.)


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстанда географик объектларның исемнәре каталогын татар телендә алып бару тәртибе рәсми рәвештә расланды. Карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Географик объектларның атамаларын татар телендә билгеләү өчен "ТР пространство белешмәләре фонды" ДБУ җаваплы.

Ел ахырына кадәр Татарстан Росреестры җир кишәрлекләре хуҗалары өчен торак пунктларда, бакча һәм яшелчә ширкәтләрендә җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләренә багышланган кайнар линияләр үткәрәчәк.

Беренче кайнар линия 11 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр узачак.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Комплекслы кадастр эшләрен уздыру турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар әзерләде.


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татарстан Республикасы мөлкәте витринасы» проектын эшләтеп җибәргәннән бирле объектларга 40 мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International