Фәнил Әһлиуллин ТР вице-премьеры Ринат Садыйковны Лисичанскига озата барды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

ТР вице-премьеры Ринат Садыйков Татарстан шефлык итә торган Лисичанск шәһәренә барды. Аны, элегрәк Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрендә кураторлык иткән, хәзерге ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.

Министр Ринат Садыйковны агымдагы мәсьәләләр белән таныштырды, урыннарда Татарстан командасы белән таныштырды һәм республика ярдәме белән торгызылган объектларны күрсәтте.

Татарстан Республикасы шефлыгындагы икенче шәһәр — Рубежныйда исә делегация 2 нче мәктәпкә барды.  Анда оборудование һәм җиһазларны урнаштыру төгәлләнү этабында, шулай ук мәктәп тирәсен төзекләндерү һәм спорт мәйданчыклары мәсьәләләре карала.

Лисичанскта шәһәр администрациясе вәкилләре белән киңәшмә уздырдылар. Фикер алышуның төп темасы — җылыту сезонына әзерлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International