Kazan Digital Week форумы кысаларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Новосибирск өлкәсе Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Тантанада ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Новосибирск өлкәсенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Роман Шилохвостов катнашты.
Килешүдә беркетелгән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре:
• Тәҗрибәләр алмашу: җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча уңышлы эш тәҗрибәсен кертү.
• Хокукый хезмәттәшлек: суд практикасы һәм законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат алмашу, норматив хокукый актлар проектларын бергәләп эшләү һәм башкалар.
• Агарту эшчәнлеге: эксперт җәмәгатьчелеге өчен уртак конференцияләр, семинарлар һәм киңәшмәләр оештыру һәм уздыру.
• Җир-мөлкәт өлкәсендәге актуаль бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итү.
Документка кул кую һөнәри диалог өчен яңа перспективалар ачачак, законнарны куллануда алымнарны унификацияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм ике регионның да икътисадый үсеше мәнфәгатьләрендә гомуми бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәчәк.