ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Kazan Digital Week-2025 форумында катнашты

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда IT – белгечләрне, эшмәкәрләрне, бизнес һәм фән вәкилләрен берләштергән Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумы уза.

Kazan Digital Week-2025 программасында 140тан артык төрле чара планлаштырылган: РФ цифрлар министрлыгының стратегик сессияләре, медицинада, транспортта, мәгарифтә һәм төзелештә ясалма интеллектны кулланган уңышлы проектлар күрсәтү. Шулай ук блокчейн технологияләре һәм криптовалюталар буенча форум, төрле конференцияләр, тематик секцияләр, программистлар ярышлары (хакатоннар) һәм вебинарлар уза.

Форум кысаларында ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров РФ цифрлар министрлыгының «Җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә цифрлы стандарт» ябык сессиясендә «Милек» бердәм мәгълүмат системасы турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International