Татарстанда күпбалалы гаиләләр җир кишәрлекләре урынына акча ала алачак

2025 елның 26 сентябре, җомга

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 нче утырышында депутатлар закон проектын кабул иттеләр, аның нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган һәм Казанда һәм Чаллыда даими нигездә яшәүче гаиләләргә җир кишәрлеге урынына аларның ризалыгы белән акчалата түләү биреләчәк.

 «Закон кабул ителү күп балалы гаиләләргә алынган акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкинлек бирәчәк, бу социаль киеренкелекне киметәчәк», — диде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

Министр билгеләп үткәнчә, аерым муниципалитетларда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре җитмәү белән бәйле проблема бар. Ул ачыклык керткәнчә, җирле үзидарә органнары тарафыннан 27,5 меңнән артык күпбалалы гаилә теркәлгән, аларга тиешле җирләр бирелмәгән.

Шулай ук Әһлиуллин, мондый гаиләләрнең иң күбе Казанда — 8,5 меңнән артык, ә 5,3 меңнән артыгы Яр Чаллыда яши, дип белдерде.

 

Фото авторы: © Владимир Васильев/«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International