ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин һәм проектлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Николай Гусев катнаштылар.

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин 2022 елның 2 апрелендә чыккан “территорияне планлаштыру, җир участокларының төзелеш планнары, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм куланылышка көртү өчен рөхсәт бирү буенча документларны әзерләү, килештерү, раслау һәм вакытын озайту буенча” 575 номерлы РФ Хөкүмәте Карарын раслады.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“ТР Пространство белешмәләре фондына” ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре – рәис урынбасары Рамил Шәрәфетдинов белән биотөрлелек бүлеге җитәкчесе Роза Әхмәтсафина килеп китте.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында РФ төбәкләре арасындагы чикләр турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертү сораулары буенча киңәшмә үтте. Биредә “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген видеоэлемтә режимында бәхәсле участоклар табылган РФ субъектлары арасындагы чикләр турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов Марий Эл Республикасының төзелеш һәм архитектура министры Михаил Степанов белән эшлекле очрашуда катнашты.

Кичә видеоэлемтә ярдәмендә Мордовия Республикасы җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрелде.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин эшлекле очрашу белән “ТР Пространство белешмәләре фондында” булып китте.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле очрашу белән Чистай муниципаль районы администрациясе вәкилләре килде.

Яшьләр белән эшләү – ТР Пространство белешмәләре фондының стратегик бурычы булып тора. Шуңа да студентларны практикага һәм аннан соң эшкә алу буенча республиканың алдынгы уку йортлары белән персонал белән идарә итү бүлеге тарафыннан актив эш алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International