ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов Мордовиянең төзелеш һәм архитектура министры Алексей Гришакин белән күреште

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Мордовия Республикасының Төзелеш һәм архитектура министрлыгына эшлекле очрашу белән ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов һәм территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев килде.

Очрашуның төп сәбәбе – торак пунктлар чикләрен билгеләү һәм шәһәр төзелеше документларын хәзерләү кысаларында хезмәттәшлек итү иде. Катнашучылар тарафыннан киңәшмә барышында чикләр һәм территориаль планлаштыру документлары буенча агымдагы хәлне анализлау өчен мәгълүмат җыелды, соңыннан ул эш тәкъдимен әзерләү өчен кулланылачак.

Киңәшмәдән соң “ТР ПБФ” җитәкчелегенә С.Д. Эрьзи исемендәге сынлы сәнгать музеена һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Эшлекле командировка кысаларында шулай ук Мордовия Республикасы башлыгы һәм аның төзелеш буенча урынбасары белән очрашу да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International