Бүген җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә ТР Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәүне тоткарлаучы сораулар буенча республиканың муниципаль районнары белән чираттагы атналык киңәшмә үткәрелде.
Районнар гидротехник корылмаларны рәсмиләштерү, шәхси торак төзү өчен кулланылган җир участокларының минималь күләмен билгеләү (10 сутый) буенча хисап тотты. Шулай ук авыл җирлекләренең генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләрен ясау эшләре барышы турында да аерым әйтелде.
Киңәшмәдә бу атнада Азнакай, Әлки, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Кукмара, Мамадыш, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты.