«ТР ПБФ» хезмәткәрләре Казанны электрлаштыру тарихын өйрәнделәр

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ территориаль планлаштыру бүлеге белгечләре “Сетевая компания” АҖ тарафыннан оештырылган Казанны электрлаштыру тарихына бәйле экскурсиядә катнаштылар.

Хезмәткәрләрне “Сетевая компания” АҖ директоры урынбасары, кулланучыларга ярдәм күрсәтү буенча дирекциянең контакт-үзәге җитәкчесе Зөлфәт Мингалиев озата барды. Экскурсия маршруты шәһәрдә беренче электр линияләре җиһазландырылган үзәктәге Кремль, Профсоюзлар, Бауман, Карл Маркс, Зур Кызыл, Пушкин, Татарстан урамнары буенча барды. Электрика фәненә зур өлешне Казан Император Университетының фәнни хезмәткәрләре һәм ректор Н.И. Лобачевский керткән. Университет диварларында 19 гасыр башында фән тикшеренүләре һәм халык алгарышы өчен кулланылган ике фәнни лабораттория эшләп килгән. Экскурсиядә катнашучылар Казанның беренче электр станцияләре урнашкан урыннарны да карадылар. 1895 елда төзелгән беренче электр станциясе Театр мәйданында, ә икенчесе Кабан күле ярында урнашкан булган. Хәзерге вакытта аның фундаментында Г.Камал исемендәге театр бинасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International