Татарстан чиген билгеләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2022 елның 8 апреле, җомга

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин һәм проектлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Николай Гусев катнаштылар. Киңәшмәгә видеоэлемтә ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе дә кушылды. 

Киңәшмәдә Марий Эл Республикасы һәм Самара өлкәсе чигендә схема нигезендә теркәлгән һәм чик проекты белән кисешүләре булган урман кишәрлекләре буенча карарлар кабу ителде.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда Татарстан чиген билгеләү буенча барлык эшләрне тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International