Саклау зоналары һәм минималь аралар зоналары турында белешмәләр җир һәм күчемсез милекнең Бердәм мәгълүмати ресурсына кертеләчәк

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак төзелеше объектларына магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары зонасы салынуы сораулары буенча киңәшмә үтте. Видеоэлемтә аша аралашуга «ТР Пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре дә кушылды.

Эшлекле киңәшмә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллинның 10 нчы март беркетмәсе нигезендә, Татарстан Республикасында магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына карата таләпләрне үтәү мәсьәләсе буенча оештырылды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча кулланучы оешмаларга җир һәм күчемсез милекнең Бердәм мәгълүмат ресурсына саклау зоналары һәм минималь аралар зоналары турындагы белешмәләрне урнаштыру өчен материаллар әзерләү йөкләнелде.

Әлеге зоналар турындагы мәгълүмат генераль планнар, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре, территорияләрне планлаштыру проектлары төзелгәндә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International