«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ тарафыннан аучылык җирләренең чикләрен билгеләү һәм алар турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр алып барыла.
Бүген дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен «Авыллар белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» квалификация күтәрү программасын ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Луганск Халык Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Чара барышында министрлык вәкилләре эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, эш нәтиҗәләрен күрсәттеләр һәм үсеш перспективалары белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында Луганск Халык Республикасы вәкилләре министрлык бүлекчәләрендә булдылар, анда белгечләр үз юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эш визиты белән Урал-Себер Гео-мәгълүмат компаниясе вәкилләре килде.
2025 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милке һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керем 1 235,55 млн сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның өч кварталында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 2051 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә генераль планнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Конституциясе – күп милләтле җәмгыятебездә тынычлык, татулык тәэмин итә, республикабызның тотрыклы үсеше һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.
Директорның беренче урынбасары Сергей Бахматов җитәкчелегендә ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре ТР Цифрлы трансформация үзәгендәге коллегалары белән берлектә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы «Энерго» челтәр компаниясе өчен «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» гамәли платформасының «Бердәм килештерүләр кабинеты» эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган видеоконференция үткәрделәр.
Узган җомга — 24 октябрьдә, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Лаеш техник-икътисадый техникумының 65 еллыгы уңаеннан әлеге уку йортына эш визиты белән килде.