Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2 885 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән. Торак пунктлар буенча 100% күрсәткечкә ирешү өчен реестрга тагын 231 чикне кертергә кирәк.
Территориаль зоналарның чикләрен билгеләү буенча да эш дәвам итә. Ноябрь аенда ЕГРНга 319 территориаль зона кертелгән. Бу индивидуаль-торак төзелеше, социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы, сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләр зоналары, Татарстан Республикасының Алабуга, Лаеш, Менделеевск һәм башка районнары чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектлар зоналары. Гомумән алганда, бүгенге көндә ЕГРНга кертелгән территориаль зоналар саны 15862 тәшкил итә.
ЕГРНны кирәкле мәгълүматлар белән тутыру җир бәхәсләрен хәл иткәндә гражданнарның хокукларын якларга һәм социаль киеренкелекне җиңәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, объектлар һәм җир кишәрлекләре турында ышанычлы һәм тулы мәгълүматлар төбәк территориясендә инвестиция эшчәнлеген үстерү һәм стимуллаштыру өчен хезмәт итәчәк, чөнки әйләнешкә элек файдаланылмый торган объектлар кертелә.