Фондка кертелгән пространство белешмәләренең гомуми күләме 483 ГБ тәшкил итә

2025 елның 28 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эшчәнлеге төп бурычларының берсе — дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен, материалларын даими яңарту.

Бүген Фондта 4444 берәмлек ачык файдалану материалы бар, аларның гомуми күләме 483 ГБ. Барлык пространство белешмәләре һәм материаллары кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына бирелә. Моның өчен киләсе сылтама буенча https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm  гариза тутырырга кирәк.

Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килергә дә мөмкин.

Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, 8 кат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International