ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2024 елның 16 декабрендә "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасына үзгәрешләр керткән 1791 номерлы карарны имзалады.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында 2024 елның эш нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне тапшыру өчен чарага ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов һәм ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы директоры урынбасары Артур Егоров чакырылды.

2024 елның 30 ноябрендә чыккан 1689 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән бердәм электрон картография нигезе белешмәләрен куллану өчен түләүне билгеләү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика территориясендә урнашкан торак пунктларның генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү дәвам итә.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Биредә министр Азат Кадыйров, ТР прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлүен тикшерү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов, министрлыкның һәм ведомство астындагы учреждениеләрнең белгечләре катнашты.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Пространство белешмәләре фондының 2нче кабинетына керүгә республикабызның авыл һәм шәһәр җирлеге генераль планнарын эшләү процессы үзәгенә эләгәсең. Биредә проектлар әзерләү бүлегенең архитекторлары эшли: алдагы 20 елда җирлек үсеше өчен кирәкле барлык белешмәләрне берәм-берәм проектларга кертәләр.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Хөкүмәт билгеләгәнчә, дәүләт органнары һәм муниципаль, дәүләт ихтыяҗларыен тәэмин итү өлкәсендә эшләүче шәхси компанияләр 2025 елда Җирне дистанцион зондлау белешмәләрен түләүсез нигездә алачак.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Байлар Сабасында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган сәнәгать паркларының идарә компанияләре өчен гамәли-ориентлашу семинар үткәрелде.

ТР Пространство белешмәләре фондынала ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән уртак киңәмшә үтте. Катнашучылар региональ әһәмияткә ия аеруча сакланылучы табигый территорияләр (ООПТ) чикләрен, аларның саклау зоналарын үзгәртү һәм билгеләү, шулай ук ааучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча башкарылачак эшләрне карап чыкты.


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондын эшлекле визит белән Вологда өлкәсенең региональ фонды җитәкчесе Екатерина Железнова булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International