Байлар Сабасында сәнәгать паркларын булдыруда килеп чыккан җир һәм мөлкәт сораулары каралды

2024 елның 29 ноябре, җомга

Байлар Сабасында Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган сәнәгать паркларының идарә компанияләре өчен гамәли-ориентлашу семинар үткәрелде.

Чараның төп темасы - сәнәгать паркларын булдыруда һәм үстерүдә җир һәм мөлкәт сораулары. Катнашучылар җир кишәрлеге сайлаганда туган төп сорауларны, сәнәгать паркларын төзү үзенчәлекләрен, шулай ук җир участокларының һәм күчемсез милек объектларының техник экспертизасы сорауларын карап чыкты. 

Индустриаль парк төзү өчен җир кишәрлеген әзерләгәндә килеп чыккан кадастр сорауларын хәл итү турындагы доклад белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге җитәкчесе Алмаз Мөбәрәков чыгыш ясады.

ТР Пространство белешмәләре фондының җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев, үз чиратында, республикада территориаль планлаштыру, шәһәр төзелешен зоналау һәм территорияне планлаштыру документларын әзерләү өлкәсендә учреждениенең эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Генераль планнар ясау һәм инде эшләнелгән шәһәр төзелеше документларына үзгәртүләр кертү сораулары индустриаль парк вәкилләре өчен актуаль булып чыкты. Владимир Валерьевич катнашучыларның барлык сорауларына җавап биреп, кызыксынган компанияләрне хезмәттәшлеккә чакырды.

Семинарның төп программасы тәмамланганнан соң, катнашучылар "Саба" Индустриаль паркы территориясендә урнашкан җитештерү заводларын һәм азык-төлек кластерын карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International