ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика территориясендә урнашкан торак пунктларның генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү дәвам итә.
Хәзерге вакытта проектлар әзерләшү бүлеге белгечләре тарафыннан шәһәр һәм авыл җирлекләренең 59 генераль план проекты җитештерелә. Тагын 10 проект Төзелеш министрлыгында килештерү уза - алар өстендә эш агымдагы елның ноябрендә тәмамланды. Тулаем алганда, ЕГРН тулыландыру бенча 100% күрсәткечкә чыгу өчен тагын 337 торак пункт чиге турында белешмә кертергә кирәк.
Шулай ук ЕГРНга 11 070 территориаль зона чиге кертелгән, бу гомуми саннан 87% тәшкил итә. Соңгы алты зона Биектау, Түбән Кама, Азнакай һәм Яшел Үзән районнары территориясендә урнаштырылды. Фондта хәзер 150 ПЗЗ проекты эшләнелә, алар республиканың күпчелек терзоналары чиген билгеләүне тәэмин итәчәк.