2024 елның 30 ноябрендә чыккан 1689 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән бердәм электрон картография нигезе белешмәләрен куллану өчен түләүне билгеләү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Документ бер тема буенча берләштерелгән ачык кулланыштагы дәүләт цифрлы топографик карта/планнарда чагылган пространство белешмәләрен тапшырганда кулланыла торган коэффициентны 0,5 итеп билгели. Картография нигезенең бөтен төр белешмәләре өчен базалы санау берәмлегенең бәясе 15 сум тәшкил итте.
Әлеге үзгәрешләр 14 декабрьдә гамәлгә керде.