ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Биредә министр Азат Кадыйров, ТР прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлүен тикшерү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов, министрлыкның һәм ведомство астындагы учреждениеләрнең белгечләре катнашты.
Чараны ачып, министр мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Мәгълүмати лекция белән Алмаз Сәгыйтҗанов чыгыш ясады. Ул коррупциянең төрле аспектлары, шул исәптән кызыксынулар конфликты, керемнәрне декларациягә кертү, җинаять эшләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында министрлыкның коррупция һәм башка хокук бозу профилактикасы буенча җаваплы зат Камил Сабиров тарафыннан викторина үткәрелде.