Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында 2024 елның эш нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне тапшыру өчен чарага ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов һәм ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы директоры урынбасары Артур Егоров чакырылды.
Хезмәткәрләрне республика министрлыкларынының һәм ведомстволарының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Шулай ук хезмәттәшлек, оперативлык һәм җаваплылык өчен "Роскадастр" ГХК Рәхмәт хаты Фонд директоры Дмитрий Лунеговка һәм аның урынбасары Дмитрий Малининга тапшырылды.
Хезмәттәшләребезне чың күңелдән котлап, алдагы көннәрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!