Сервитут: нәрсә ул һәм аның нинди төрләре бар?

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Җир кишәрлегенә ия булу күп кенә хокук һәм бурычларны белүне таләп итә. Кайвакыт сезнең милек махсус хокукый режим — сервитут объекты булырга мөмкин икәнен дә истән чыгармаска кирәк.

Сервитут — чит җир кишәрлегеннән яисә милеккә рәсмиләштерелгән башка күчемсез милегеннән өлешчә (чикләнгән рәвештә) файдалану хокукы. Ул милекчене хокукларыннан мәхрүм итми, ләкин чикләүләр куя. Сервитут чит җир кишәрлегеннән юл үткәргәндә, коммуникацияләр салганда һәм башка төрле ихтыяҗларны тәэмин итү өчен кирәк булганда билгеләнә. Аны билгеләгәндә күчемсез милек хуҗасы милек хокукларын саклап кала, әмма сервитут хуҗасына кишәрлектән билгеле бер рәвештә файдалану мөмкинлеген бирергә йөкләмә ала. Сервитут конкерет максат белән билгеле бер вакытка яки чикләнмәгән вакытка рәсмиләштерелә. Аны ике якның ирекле килешүе, дәүләт органнарының һәм муниципалитетларның суд карары яисә күрсәтмәсе нәтиҗәсендә генә билгелиләр.

Сервитутларның ике: хосусый һәм гавами төре бар. Хосусый (частный) сервитут билгеле бер зат мәнфәгатьләрендә (мәсәлән, сезнең участок күршеләргә гомуми файдаланудагы юллар төзү яки инженерлык челтәрләре үткәрү өчен кирәк булырга мөмкин) килешү яки суд карары төзү юлы белән кертелә. Гавами (публичный) сервитут хакимият тарафыннан дәүләт, муниципаль берәмлек яки җирле халык мәнфәгатьләрендә билгеләнә (мәсәлән, су объектына керү мөмкинлеген оештыру өчен яки дәүләт җәмәгать мәнфәгате өчен сезнең территория аша үтүне оештырырга тели). Сервитутлар турында теләсә нинди белешмәләр мәҗбүри рәвештә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) теркәлә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре региональ әһәмияттәге объектларга карата гавами сервитут билгеләү турында кергән үтенечнамәләрне тикшерәләр. Үтенечнамәләрнең Россия Федерациясе Җир кодексы таләпләренә һәм Росреестр боерыкларына туры килү-килмәвен карыйлар, документларның график өлешен тикшерәләр һәм аларны раслау яисә эшләп бетерергә кирәклеге турында карар кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International