Татарстанда кадастр исәбенә кертелгән территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар саны артты

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

«Роскадастр» гавами-хокукый компаниясенең ТР буенча филиалы территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар һәм ЕГРНга кертелгән чикләр реестры турындагы мәгълүматны актуальләштерде.

Бүгенге көндә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры биргән мәгълүмат буенча, Татарстанда 114 112 шундый зона теркәлгән.

Территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар – җирне файдалануның аерым кагыйдәләре булган махсус территорияләр. Мондый чикләүләр кешеләрнең сәламәтлеген  һәм әйләнә-тирәне саклау өчен билгеләнә.

Мондый зоналар турында мәгълүмат шәһәр төзелеше планында, җирлекнең, шәһәр округының генераль планында, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә булырга мөмкин.

ТР пространство белешмәләре фонды территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар турындагы белешмәләрне, шул исәптән ЕГРНга кертелгәннәрен дә, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналарга бүлү документларын эшләгәндә исәпкә ала, чөнки әлеге зоналар җир белән куллануга аерым бер чикләр өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International