Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Нурлат районының Покровский поселогын бетерү һәм «Нурлат муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул итте.
Әлеге бистәдә даими рәвештә яшәүчеләр булмау аркасында киләчәктә үсеше булмас, дип табылды. Җирле хөкүмәт әлеге торак пунктны бетерү инициативасын хуплады.
Татарстан Республикасының 18 нче законынына нигезләнеп эшләнгән әлеге карар 27 февраль көнне бастырылып чыкты һәм 2026 елның 9 мартында үз көчендә көнне. Әлеге бистә Дәүләт географик атамалары каталогы реестрына үзгәрешләр кертелгәннән соң, ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогыннан алыначак.