Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне 2026

2026 елның 8 марты, якшәмбе

Инде чирек гасырдан артык Россиядә мартның һәр икенче якшәмбесендә геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 2026 елда бәйрәм 8 мартка туры килә. Бу язмада бәйрәм тарихы һәм ТР пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйләрбез.

Россиядә геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне 2000 елдан башлап билгеләнелә. Бу бәйрәмнең нәкъ мартта булуы ялгыш кына түгел: 1720 елның мартында Петр I илне карталарга салу, чикләрен, шәһәрләрнең төгәл кайда урнашуын билгеләү турында карар чыгара.  Нәкъ менә ул карар геодезия һәм картография үсешенә зур йогынты ясый.

Петр патшага кадәр дә Россиядә карталар белән эш итү башлана. Явыз Иван боерыгы белән XV гасырның икенче яртысында Мәскәү патшалыгының беренче сызымнары барлыкка килә.

1649 елда Мәскәү дәүләтендә беренче ызанлау законнары барлыкка килә. Төгәл геодезик исәпләүләрсез булганга күрә, илдә ясалган тәүге карталарда бик күп хаталар булган.

Махсус өстән төшерә алар торган технинаканы да куллану нәкъ Петр 1 заманында барлыкка килгән. Илнең әз күләмдә өйрәнелгән төбәкләренә махсус географик экпедицияләр оештырганнар, чит илләрдән әлеге өлкәдә зур тәҗрибәсе булган белгечләрне чакыра башлаганнар.

Совет чорында исә, картлар төзү һәм аларны төгәлрәк һәм сыйфатлырак ясау эше дәвам иткән. 1927 елдан башлап, бөтен җирдә дә аэротөәшерү эшләре башланып китә.

Picture background

Бүгенге көндә геодезия һәм картография - республикабыз һәм илебезнең икътисады үсешенә зур йогынты ясаган иң файдалы тармакларының берсе. Татарстанда геодезия юнәлешендә булган эшчәнлек нефть чыгаруның уңышлы үсешенә ярдәм итә. Нәкъ менә геодезистлар һәм картографлар ярдәмендә республикабызның чикләре билгеләнде, генераль планнарны проектлау, төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасын планлаштыру өчен зур базасы тәэмин ителде.

Әлеге тармакның төп көче һәм этергече – кешеләр. Тәҗрибәле геодезистлар һәм картографлар үзләренең тырышлыклары белән бу өлкәне үстерер өчен бик күп көч куялар.  Татарстан Республикасы пространство  белешмәләре фонды хезмәткәрләре үзләренең һөнәрләре һәм эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Сибагатуллин Альберт, геодезия һәм картография бүлегенең баш белгече:

Әлеге һөнәргә мин 1981 елда килдем, һәм шул вакыттан башлап бөтен эшем җир белән бәйле иде - кырда тәҗрибәләр үткәрү, карталар ясау. Хәзер мин пространство белешмәләре фондында эшлим: генераль планнар өчен 1: 10000 масштаблы подложкалар әзерләү белән шөгыльләнәм, мәгълүмат җыюны һәм эшкәртүне координациялим һәм хезмәттәшләремә методик ярдәм күрсәтәм. Профессиядә миңа аның төгәллеге аеруча якын.

Хәмитов Ринат, геодезия секторы җитәкчесе:

Мин геодезия өлкәсендә 10 елдан артык эш итәм. Пространство белешмәләре фондында без хезмәттәшләребез белән инженер-геодезия эзләнүләре башкарабыз. Кырларда һәм безгә өйрәнергә кирәк булган урыннарда рельефны, үсемлекләрне һәм инженерлык коммуникацияләрен теркәү өчен без GNSS-приемниклар кулланабыз. Алынган мәгълүматларны махсуслаштырылган фотограмметрик программаларда эшкәртәбез, төгәл инженер-топографик планнар һәм урынның цифрлы модельләрен төзибез. Моннан тыш, БПЛА ярдәмендә ортофотопланнар һәм цифрлы модельләр алу өчен фотограмметрик эшкәртү башкарабыз. Геодезия өлкәсендә эшләгәндә мин яңа белемнәр алам, үсәм, шулай ук иң яңа һәм иң заманча җиһазлар белән эш итәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International