ТР Пространство белешмәләре фонды яңа 1:500 масштаблы ортофотоплан һәм цифры топографик план белән тулыланды

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Узган ел көз ТР Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография бүлеге белгечләре Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселок территориясендә геодезия эшләрен уңышлы тәмамлады. Дәүләт йөкләмәсен үтәү максатында заманча пилотсыз очу аппараты (БПЛА) ярдәмендә гомуми мәйданы 120 гектар тәшкил иткән территориядә аэрофотога төшерү эшләре башкарылды.

Төшерелгән материаллар җентекләп эшкәртелгәннән соң, Фонд белгечләре тарафыннан югары сыйфатлы 1:500 масштабындагы цифрлы ортофотоплан һәм топографик план төзелде.

Белешмә өчен, ортофотоплан — рельеф бозылуларыннан һәм камера авышлыгыннан килеп чыккан төгәлсезлекләрне төзәтеп ясалган җир өслеге һәм андагы объектлар күрсәтелгән фотосүрәт. Орофотопланның һәр элементы географик координаталарга бәйләнгән, шуның аркасында фотосурәт чын картаның төгәллеген саклый.

1:500 масштабындагы топографик планнар — пландагы 1 сантиметр урын да 500 сантиметрга (5 метрга) туры килгән зур булмаган участокларының җентекле сурәтләре.

Цифрлы топографик планнар төрле билгеләнештәге төзелеш объектларын проектлаганда, коммуникацияләр һәм инженерлык челтәрләре салганда, ландшафт дизайны проектларын эшләгәндә һәм территорияләрне төзекләндергәндә файдаланыла. Алар җир төзелеше һәм күчемсез милек кадастры өчен документлар әзерләгәндә алыштыргысыз урын алып тора. Шулай ук шәһәр мохите үзгәрешләренә нәтиҗәле мониторинг ясарга, шәһәр һәм авыл территорияләре төзелешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International