Бүгенге көнгә «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык 104 аучылык хуҗалыкларының чикләре турындагы мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү эше уңышлы төгәлләнде.
Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына төбәк аучылык тыюлыклары һәм аучылык җирләре чикләре турында белешмәләр кертү буенча актив эш алып барыла.
Искәртеп үтик, аучылык җирләренә аучылык хуҗалыгы алып бару өчен билгеләнгән махсус территорияләр керә. Аларның чикләрен билгеләү аучылык өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен генә түгел, ә территорияләрдән нәтиҗәле файдалану өчен дә кирәк.
«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» аучылык җирләренең чикләрен билгеләү эшләрен дәвам итә, аннары алар турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертәчәк.