КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы студентлары белән очрашу

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге Казан федераль университетында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы студентлары белән очрашу үткәрде.

Билгеләп үтәбез, Фондта, күбесенчә, әлеге кафедраны тәмамлаган белгечләр эшли, студентлары исә җитештерү бүлекләрендә практика үтә.

Очрашуда аларга Пространство белешмәлре фондының төп юнәлешләре, РТ Югары төгәллекле позицияләү системасы проектын гамәлгә ашырылуы һәм инженер инфраструктурасы челтәренә технологик кушылу буенча хезмәт күрсәтү вакытын кыскартуга юнәлдерелгән Бердәм килештерү кабинетын булдыру турында сөйләделәр.

Аннан тыш, студентларны кафедрада укып, Фондта зур уңышларга ирешкән белгечләр белән дә таныштырдылар. Аларның күпчелеге, практиканы уңышлы узып, эшкә урнашу тәкъдимен алган иде. Фонд хәзер дә иң яхшы практикантларга, теорияне генә өйрәнеп калмыйча, җитештерү эшчәнлегенә кушылып, эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International