КДАУ студентлары Пространство белешмәләре фондында практика узачаклар

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Яшьләр белән эшләү – ТР Пространство белешмәләре фондының стратегик бурычы булып тора. Шуңа да студентларны практикага һәм аннан соң эшкә алу буенча республиканың алдынгы уку йортлары белән персонал белән идарә итү бүлеге тарафыннан актив эш алып барыла.

Шулай итеп бүген, Казан дәүләт аграр университетның  практика узарга теләк белдергән 5 студенты фондыбыз эшчәнлеге белән танышу максатыннан бирегә очрашуга килделәр. Шулар арасыннан 2се безнең учреждениедә төп җитештерү юнәлешләре буенча практика узачак.

Шуны да әйтергә кирәк, Пространство белешмәләре фондында практика узу процессы инде җайланылган. Бу студентларның потенциалын аңлап, реаль биремнәр биреп, аларны тулысынча эш процессына кертү мөмкинлеге бирә. Практиканы уңышлы узучу яшьләрне эшкә урнаштыру да каралган. Хәзерге вакытта учреждениедә 10 студент эшли. Вузны тәмамлаган, әмма укыган дәвердә практикага килеп, эшкә урнашкан берничә хезмәткәр, эшләрендә уңышка казанып, карьера үсешенә ирешергә дә өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International