Директорның беренче урынбасары Сергей Бахматов җитәкчелегендә ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре Татарстан Республикасының икътисад министрлы уздырган киңәшмәдә катнаштылар. Чара видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә оештырылды. Киңәшмәнең төп мәсьәләләренең берсе Бердәм килештерүләр кабинеты эшчәнлегенә багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, бу кабинет Татарстан Республикасы Рәисә Рөстәс Миңнеханов карары буенча булдырылды. “Бердәм килештерүләр кабинеты”на тоташучыларга инженер-техник челтәрләр һәм объектлар турында мәгълүматны саклауны, эшкәртүне һәм бирүне, шулай ук пространство белешмәләренең җыелма планын әзерләүне тәэмин итүче оператор функцияләре ТР Пространство белешмәләре фондына йөкләнгән иде.
ЕКС техник шартлар бирү, гамәлдәге һәм проектлана торган челтәрләр һәм инфраструктура объектлары турындагы белешмәләр белән алмашу, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән агымдагы үзгәрешләрне килештерү буенча үзара хезмәттәшлекне тәэмин итеп уңышлы эшли.
Хәзерге вакытта Фонд 203 килешү төзегән, аларда башкарма хакимият органнары, ресурслар белән тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары, кәрәзле элемтә операторлары, нефть һәм эре федераль оешмалар катнаша.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җитәчкчеләренә , ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга бердәм Килештерү кабинеты аша инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру процедурасын гамәлгә ашыру бурычы йөкләнде.