Росреестр Идарәсендә узган семинарның төп темасы булып хисап-теркәү эшләре өлешендә Росреестр белән кадастр инженерларының бердәм эше торды.
Чарада Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов та катнашты. Ул югары төгәллекле позицияләү системасын Татарстан территориясендә булдыру, аның өстенлекләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Семинарга нәтиҗә ясап, катнашучылар актив катнашу һәм кадастр инженерлары эшчәнлеше буенча сорауларны күтәрү өчен бер-берсенә рәхмәт әйттеләр.