Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов ТР Пространство белешмәләре фондына эшлекле визиты кысаларында киңәшмә үткәрде.
Катнашучылар районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләре барышында барлыкка килгән проблемалы сорауларны карап чыкты. Шулай ук министр урынбасарын урман бистәләре чикләрен билгеләү эшләре белән дә таныштырдылар.