Фондның баш белгеч-экологы Санкт-Петербургта квалификация үстерү курсларын узды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Экологик ярдәм секторы баш белгече Ләйсән Фахрисламова Санкт-Петербург шәһәрендә "Санитар-саклау зоналары чикләрен (ССЗ) билгеләү һәм оештыру. "Эколог" сериясе программа чаралары" квалификация үстерү программасы буенча укуларны тәмамлады. 

Курсларда катнашучылар оешманың санитар-саклау зоналарын эшләү, билгеләү, үзгәртү һәм туктатуга карата төп таләпләрне карап чыкты, атмосфераны пычратучы матдәләр күләмен киметүгә юнәлдерелгән технологик һәм махсус чаралар үткәрүне, картографик материалларга таләпләрне һәм Бердәм күчемсез милек реестрында СЗЗ чикләре нокталары координаталарын тапшыруны өйрәнде.

- Укулар бик уйланылып оештырылган иде. Лекцияләрдә санитар-саклау зоналары проектлары мисалларын, андый проектлар эшләү өчен геомәгълүмати системалар куллану өлкәләре белән танышсак, практик дәресләрдә "Эколог-Шум" һәм "Эколог" УПРЗА программаларында эшләп, хисаплауны һәм СЗЗ проектлау мөмкинлекләрен өйрәндек. Барлык алынган белемнәр, һичшиксез, секторыбыз эшенә бик уңай йогынты ясаячак, - дип уртаклашты Ләйсән Рәфкать кызы.

Укулар тәмамлангач, барлык катнашучыларга билгеләнгән үрнәк буенча квалификация үстерү турындагы Таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International