“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.
Фондта тупланган барлык пространство белешмәләрен һәм материалларын кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына тапшыру мөмкинлеген бар. Моның өчен сылтама https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm буенча гариза тутырырга кирәк.
Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, 8 кат.
Шулай ук “ТР ПБФ” учреждениесенең рәсми сайтында түбәндәгеләр белән танышырга мөмкин:
Фонд хезмәткәрләре тарафыннан махсус белешмәләр статистикасы алып барыла һәм, өстәмә белешмәләр кирәклеге ачыкланганда, аларны эзләү һәм фондка кертү эшләре башкарыла.