ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

3 квартал дәвамында Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 54Гб тәшкил иткән 406 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 639 атама исәпләнә, шулардан 4 444 татар телендә дә. 


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республика башкарма хакимияте органнары белән Бердәм килештерү кабинеты (ЕКС) кысаларында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

9 октябрьдә Мәскүдә "Алтын көз - 2024" Россия агросәнәгате күргәзмәсе кысаларында "Фән һәм технология унеллыгы"нда АгроНТРИ үсеше перспективлалары темасына пленар дискуссия узды.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары буенча семинар үтте.


5
октябрь, 2024 ел
шимбә

 Бүген Татарстанда "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның ведомство астындагы учреждениеләре хезмәткәрләре Лаеш районының Вороновка авылы янында массакүләм үсентеләр утыртуда катнашты.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кичә республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, районнар һәм проектлы оешмалар катнашында чираттагы киңәшмә үтте.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директорының 2024 елның 27 сентябрендә чыккан №46-ф боерыгы белән Мактау тактасына түбәндәге хезмәткәрләр кертелде:


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Августта кабул ителгән 317 номерлы федераль закон кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә НСПД сервисларын һәм белешмәләрен куллану мөмкинлеге каралды.Әлеге үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартып, документлар комплектын әзерләгәндә килеп чыккан хаталар санын әзәйтеп, тискәре нәтиҗәләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре һәм юнәлешләре буенча җаваплы хезмәткәрләре республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясенә генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

27-28 сентябрьдә “Идея” технопаркында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системаларын үстерү Программасын әзерләү буенча стратегик сессия узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International