Кичә ТР пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге, ТР Цифрлы трансформация үзәге һәм «Сетевая компания» АҖ белгечләре Самара өлкәсе энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре белән онлайн-киңәшмәдә катнашты.
Фикер алышуның төп темасы «Бердәм килештерүләр кабинеты» системасын булдыру һәм аны эшләтеп җибәрү хакында иде.
Күрше өлкә вәкилләре Татарстанның яңа электрон сервис булдыруы һәм аны уңышлы гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән кызыксынды. Татарстан вәкилләре исә әлеге проектны тормышка ашыруның төп этаплары турында сөйләде, эш барышында ачыкланган проблемаларны искә алды һәм аларны хәл итү буенча киңәшләр биреде.