ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ региональ картографик нигезне алып бару кысаларында 1:50 000 масштаблы цифрлы топографик карталарны яңартты. Карталарны Фондтан алырга инде мөмкин.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы утырышында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) булган шәхси мәгълүматларны өченче затларга ачу әлеге белешмәләрнең субъекты рөхсәте белән генә башкарыла алуы турында норма кертелде.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский катнашында Идел буе федераль округы төбәкләрендә Пространство белешмәләре милли системасын булдыру һәм «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Татарстан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова катнашындагы брифинг үтте.

Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 яртыеллыгында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.


1
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды белгечләре Федераль пространство белешмәләре фондыннан алынган ортофотопланнар нигезендә Түбән Кама районының урман утыртмалары мәйданын цифрлаштыру эшен тәмамлады.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләр фондында укыту семинарлары циклы дәвам итә. Бу юлы Фонд җитәкчеләре өчен “Ришвәтчелеккә каршу тору” темасына лекция укылды. Бүгенге очрашуның оештыручысы һәм лекторы булып ТР ПБФ персонал белән идарә итү җитәкчесе Татьяна Никитина чыгыш ясады.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына Урал-Себер гео-мәгълүмат компаниясе (УСГИК) директоры Александр Алябьев һәм аның урынбасары Валерий Власов килделәр.

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә студентларга ярдәм күрсәтү программасы уңышлы гына эшләп килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International