Районнарга янәдән шәһәр төзелеше документларын әзерләү тәртибен аңлаттылар

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Очрашуда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рахматуллина, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы башкарма сәркатибе урынбасарлары Сергей Столяров һәм Аркадий Семенычев катнаштылар..

Оештыручылар тагын бер кат территориаль планлаштыру документларын әзерләү өчен анкеталарны тутырып бетерү кирәклеген ассызыкладылар. Әлеге сорауны үз контроле астына министрның беренче урынбасары Артур Галиев алды. ЕГРНга торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләү процессына килгәндә, хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 18 генераль планы һәм 41 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән.

Шулай ук аралашу барышында Росреестр һәм ФКП җитәкчеләре тарафыннан ПЗЗ килештерү сораулары буенча (җәмәгать тыңлауларын оештыру өлешендә) муниципаль районнарга төп таләпләр аңлатылды. Аннан соң катнашучыларга районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләре каралып, аларга карата кисәтүләр саналып китте.

Әйтеп кителгән барлык сорауларны август башында Татарстан Республикасы Президенты белән берлектә узачак киңәшмәдә министр Фәнил Әһлиуллин үз докладында тәкъдим итәчәк.

Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/prezentatsionnie-materiali.htm презентациядә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International