Кадастр инженеры көне белән!

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Кадастр инженеры көне 2008 елдан бирле бәйрәм ителә. 24 июль көне юкка гына билгеләнмәгән – ул көнне “Күчемсез милек дәүләт кадастры турында” 221нче номерлы Федераль закон кабул ителде.

Безнең көннәрдә кадастр инженеры берничә һөнәрне берләштергән белгеч булырга тиеш: геодезист, җир төзүче, бәя бирүче, юрист күнекмәләрен үзләштереп, техник инвентаризациянең күпъеллык тарихына нигезләнеп эш итә алырлык кеше булу таләп ителә. Аларның эш вазифаларына ызанлау, участок чикләре координаталарын билгеләү, ызнлау планын төзү, күчемсез милек объекты техник планын хәзерләү, җир төзелеше экспертизасын үткәрү һ.б. Шуңа да алардан үзгә осталык һәм башкарылган эшләрдә аеруча җаваплылык сорала.  

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында тулы бер кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлеге эшләп килә. Аларның төп бурычлары – Фондка кабул ителүче геодезия, җир төзелеше һәм кадастр эшләре нәтиҗәсендә алынган документ һәм материалларны тикшерүдә катнашу; учреждение тарафыннан башкарылучы территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау проектларын эшләп чыгару, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләнелгән җир төзелеше материалларын ясау буенча региональ стандартлар (методик киңәшләр) төзүдә катнашу.

Коллегаларыбызны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә дөрес карарлар, төгәл үлчәүләр һәм шәп фикерләр телибез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, эшчәнлектә һәм тормышта зур уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International