Татарстанда территориаль планлаштыру документларына су басу зоналарын кертү кирәклеге сораулары хәл ителә

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев рәислегендә видеоэлемтә режимында территориаль планлаштыру документларына су басу зоналарын кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Экология министрлыгы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның башкара комитетлары вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта су басу зоналары Әгерҗе (Әгерҗе елгасы), Әлмәт (Урсалы елгасы), Буа (Карлы елгасы), Лениногорск (Зәй елгасы), Түбән Кама (Чишмә елгасы) һәм Норлат (Олы Чирмешән елгасы) муниципаль районнарында урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International