Татарстан Республикасы Рәисе премиясен тапшыру комитеты Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2024 елда Татарстанда гражданлык пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча беренчел чаралар юл картасы буенча фикер алышу булды.
26-27 августта Казанда Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Августта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Яшел Үзән районының Ореховка авылы, Спас районының Никольское авылы һәм Тәтеш шәһәре чикләре кертелде.
Җомга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республиканың проектлы оешмалары катнашында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бу атнада ТР Пространство белешмәләре фондының югары төгәллекле позицияләү системасы белән идарә итү бүлеге һәм геодезия секторы белгечләре тарафыннан Питрәч торак пункты территориясендә инженер-геодезия эзләнүләре башкарылды.
Ортофотоплан – җир өслеге һәм андагы объектлар бирелгән координаталар системасына төгәл бәйләнгән урынның фотографик планы. Ул аэрофотосъемка барышында пилотсыз ачу аппаратыннан алынган сурәтләр нигезендә эшләнелә һәм кадастр хисабы хаталарын табырга, җир кишәрлекләренең чынлыктагы чикләре белән гамәви кадастр картасындагы чикләрнең аермаларын табарга ярдәм итә.
2025 елның 1 гыйнварыннан җир участокларын урнаштыру схемаларын әзерләүне гадиләштерүче 317нче номерлы Федераль закон гамәлгә керә.
9 августта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислеге астында Татарстан нефть, газ һәм химия форумы-2024 буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча чираттагы киңәшмә узды. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.