Питрәч районында Шигали авыл җирлеге генераль планын карау буенча гавами тыңлаулар узды

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Кичә ТР Пространство белешмәләре фондының җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев Питрәч районының Шигали авыл җирлеге генераль планы буенча гавами тыңлауларында катнашты.

Пространство белешмәләре фонды Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы  нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч районының Шигали авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең генераль планын үзгәртү проекты әзерләнде.

Киләчәктә бу авыл җирлегендә җитештерү мәйданчыклары булдыру планлаштырыла. Шулай ук генераль план проекты белән торак территорияләрне үстерү тәкъдим ителә.

2050 елга җирлек халкының гомуми саны 25 645 кеше булачак дип көтелә. Яңа торак төзелеше күләме 624,0 мең квадрат метрга җитәчәк,ә  торак фондының якынча мәйданы 961,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Җирле администрация вәкилләре Владимир Кандалинцев белән берлектә гавами тыңлауларда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм генераль планга кертелә торган үзгәрешләрне аңлаттылар.Гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча протокол төзелеп, катнашучыларның барлык тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен кертеп, нәтиҗә әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International