ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстанда дәүләт милкенең цифрлы витринасы уңышлы эшләве турында хәбәр итә

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Узган елны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү өчен яңа цифрлы сервис булдырганнар иде.

Күптән түгел Республиканың ивестицион порталында гамәлдә кулланылмаган дәүләт милкен хуҗалык әйләнешенә кертү өчен махсус онлайн-витрина бүлеге ачылды.

Бу платформа ярдәмендә потенциаль инвесторларның республикада булган төрле объектларга карата кызыксынуын күзәтү һәм теркәү мөмкин. Мөрәҗәгатьләр килү белән, министрлык объектларны сатуларга яки базар бәясеннән арендага әзерли. 

Һәр объектның карточкасында аның фотосурәте, кадастр номеры, төзелү елы, инженер челтәрләренә тоташу турында мәгълүмат һәм куллану мөмкинлекләре күрсәтелгән. Теләсә кайсы физик яки юридик зат платформада мөрәҗәгать яисә соравын калдыра ала. Ул, үз чиратында, өстәмә һәм төгәл мәгълүмат бирү максатыннан, роботка түгел, ә министрлыкның белгечләренә юнәлтеләчәк. Татарстан Республикасы, әлеге процессларның ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен заманча технологик чишелешләрне кертеп, дәүләт мөлкәте белән идарә итүгә системалы якын килүне күрсәтүен дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International