Министр Фәнил Әһлиуллан хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы махсус хәрби операция зонасындагы бурычлар үтәүче бүлекчәләргә зур партия гуманитар ярдәм оештыруда һәм җибәрүдә катнашты.

Җибәрелгән йөк составына «Нива» автомобиле, дүрт эндуро-мотоцикл һәм коляскалы мотоцикл кергән. Шулай ук сугышчыларга заманча квадрокоптерлар, маскировка челтәрләре, тепловизорлар ачыклауны киметә торган махсус япмалар һәм җиһазларның автоном эшен тәэмин итү өчен пауэрбанклар тапшырылган.

“Бу ярдәм партиясен хәрби хезмәткәрләрнең конкрет ихтыяҗларын күздә тотып оештырдык. Сугышчыларыбызның гомерен саклап калырга һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә ярдәм итә торган чараларга аерым игътибар бирелде”, — дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры.

Стендта ату өчен тәлинкәләр һәм шома көпшәле мылтыклар өчен патроннар җибәрелде. Алар пилотсыз очкычларга каршы тору буенча күнегүләр үткәргәндә кулланылачак.  Өстәмә рәвештә азык-төлек җыелмалары да формалаштырылды.

Гуманитар ярдәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук «Кеше приюты» хәйрия фонды, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ һәм Тәтеш муниципаль районының уртак тырышлыгы белән әзерләнде.

Хәрби хезмәткәрләр йөк җыюда катнашучыларга кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.  

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков Аппараты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International